Котлау сайты
 Каталог статей
Төп бит » Статьялар » Төрлесеннән [ Статья өстәргә ]

Бәйрәмнәрне фотога төшерү

Безнең заманда һәр кешедә дә фотоаппарат бар дисәк тә хата булмас. Кемдә төрле маркалардагы фотоаппарат булса, кубебездә ул кесә телефонында һәм аның күәте беренчеләреннән бер дә калышмый һәм без шул корылмалар белән, бәйрәм саен фотога төшерәбез. Әйтегез әле, ә сез төшергән һәр фотосүрәттә, күп еллардан соң да шулай ук искиткеч якын һәм тетерәндергеч булып каламы? Юктыр, диеп уйлым. Сез уйлыйсыздыр эш тәҗрибә җитмәгәнлектә диеп. Бәйрәмнәр саен күп иттереп фотога төшерү кирәктер һәм ахырда сез шундый дәрәҗәгә җитәчәксез, сез төшергән фотосүрәтләр күп еллар үтүгә карамастан, аларны кулга алган саен,  бәйрәм кичә генә үткән шикелле дулкынландыру уятачак. Әйе, тәҗрибә һич шиксез камиллекә булышлык итә, ләкин бу очракта түгел. Ел әйләнәсендә бәйрәмнәр күп, ләкин ул хатле камиллеккә җитәрлек күләмдә түгел. Шундый бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме!

 Кешеләр еш кына Яңа ел бәйрәмнәрен фотога төшерүнең дәрәҗәсен дөрес бәяләп бетермиләр, туйлар ягъни мәктәптәге чыгарылыш кичәләрен фотога төшерү белән чагыштырганда. Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә өстәл әзерләү, бүләкләр алу һәм башка төрле мәшәкәтләргә күп игътибар ителә, ә фотога төшерүгә әзерләнү бөтенләй истән чыга. Яңа ел кичәсендә, кулына фотоаппарат тоткан кеше иң мәшгүль кеше, чөнки ул кичәдә катнашып кына калмый, ә ул эш белән мәшгүль. Әйе, бәйрәмнәрне чын дәрәҗәдә фотога төшерү – эш.

Бәйрәмне фотога төшерүгә әзерләнү

Бәйрәм алдындагы көндә фотоаппаратыгызның күрсәтмәсен (инструкция) караштырып чыгыгыз, нинди режимнарда төшерергә туры киләчәген уйлап куерга кирәк. Мәсәлән күп очракта  серияле төшерү режимы бик ярдәм итә. Фотоаппаратыгызны элек төшергән фотосүрәтләрдән арындырырга кирәк, чөнки серияле төшерүләр күп урын алачак. Фотографның үзе белән ике саклау картасы (карта памяти) булырга тиеш. Бер зур күләмле картага караганда, ике кечерәк күләмле карта булуы әйбәтрәк. Саклау карталарын ышанычлы итеп эшлиләр, ләкин иң уңайсыз вакытта, ватылу ихтималы да бар һәм фотога төшерүченең эше тукталып калмасын өчен, запас карта булышлык итәчәк. Шулай ук аккумуляторлар тулысынча заряжать ителгән булырга тиеш, ә запас аккумуляторыгыз булганда бигрәк тә уңайлы.

Бәйрәмне фотога төшерү көнне

Бәйрәмне фотога төшерү көнне, әзерләнергә вакытыгыз калсын өчен, үткәреләчәк урынга алданырак килегез. Фотога төшереләчәк урынны өйрәну, кирәкле урыннарны күзаллап чыгу иң мөһим эшләрдән санала. Яктылык нинди күләмдә булачак.  Оештыручыдан яктылык нинди күләмнәрдә үзгәрәчәген белешеп кую мөһим, чөнки яктылык үзгәрүгә карап, фотоаппаратның көйләнүе дә үзгәрәчәк. Сезгә нинди режимнарда төшерәчәгегезне алдан уйлап куярга кирәк булачак.

Сынау өчен төрле яктылыкта, берничә фотосурәт төшереп карарга һәм ниниди яктылыкта, нинди экспозиция кирәген карау мотлак. Вспышка белән берничә фотосүрәт төшереп карарга кирәк. Вспышка белән качестволы төшерү бүлмәнең зурлыгы, түшәмнең биеклеге һәм аларның нинди төстә булуына бәйле.

Бүлмәнең нинди комачаулары бар, колонналар, төрле декорацияләр, зур гөлләр утыра, шулай ук обойлар чуарлыгын, коверлар комачауламыймы. Комачау әйберләр булган очракта кешеләрне алардан ерагырак төшерергә тырышырга кирәк. Булмәнең нинди бузәү әйберләрен, фотосүрәтләрегезне бизәү өчен кулланып була, аларны алдан, кешеләр җыелганчы төшерү кирәк.

Бәйрәм барышында

Бәйрәм вакытында мөһим вакытларны төшереп барырга тырышыгыз. Һәр вакытта да төшерү төймәсе яртылаш басылган килеш тотарга тырышырга кирәк. Бу ысул белән сез фокуслау вакытын әзәйтә аласыз.

Һәр вакыт кызыксындыргыч мизгелләрне, ракурсларны эзләргә кирәк һәм туры килгәндә серияле төшерү ысулын кулланырга кирәк.

Фотога төшерү ысулларын ныклабырак өйрәнергә теләсәгез, арытаба үтә аласыз >>>

Категория: Төрлесеннән | Өстәүче: ngumer (04.01.2017)
Карадылар: 863 | Теги: фото, Бәйрәмнәр | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарияләр: 0
avatar
Сб, 20.04.2024, 14:20
Исәнмесез Кунак
Төп бит | Регистрация | Керү
Бүлек категориясе
Котлаулар [0]
Бәйрәмнәр [0]
Төрлесеннән [2]
Русча мәкалә [1]
Сайтка керү
Татар Рус
Азан радиосы онлайн тыңнарга

Эзләү
Бушлай курслар
  • Фотошоп дәресләре
  • Фотография төшерү дәресе
  • Безнең дуслар
  • Интернетта акча эшләү
  • U
    Яндекс.Метрика
    Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри. ©2016 - 2024
    uCoz